ВЫ’ШКА и. рус 1) Саклау, күзәтү, бораулау һ.б.ш. максатлар өчен салынган тар, биек корылма яки биек багана башына ясалган мәйданчык. --- Җәмитләрнең бәрәңге бакчасы артында гына, «нефтеразведка» дигән биек вышка көне-төне гөрләп утыра. Р.Төхфәтуллин. Нинди җитди объект саклавын яхшы белгән солдат тревога кнопкасына басты, вышканың читенә үк килеп, алгарак авышып, карабинның көпшәсен һавага каратты да, саклагычтан алып, атып җибәрде. Р.Кәрами. Кая карама анда буровой вышкалары утыра, факеллар яна. Х.Камалов. Вышкаларда – автоматлар, эре калибрлы пулемётлар белән коралланган немец сакчылары. Р.Мостафин 2) сир. Суга сикерү өчен махсус ясалган тар корылма. Яр тирәли – сикерү вышкалары. Ә.Галиев. Сикерү вышкасы янына егетләр-кызлар җыелган. Казан утлары 3) Кабельле телевидение, кесә телефоннары һ.б. заманча технологияләрнең сигналларын кабул итү өчен җайлаштырылган махсус биек корылма. --- ел саен дөньяда 50 миллион кош һәлак була икән, һәм бу сан елдан-ел арта. Үтерүчеләр исә – кесә телефонннары сигналын кабул итүче вышка-ретрансляторлар. Мәдәни җомга. Америка биологы Д.Геринг фикеренчә, кошларны вышкалардагы кызыл ут җәлеп итә. Мәдәни җомга 4) жарг. Төрмәдә утыручылар жаргонында «иң югары җәза » дигән мәгънәне аңлата. Бу кыз аны [Серыйны] эләктерә икән, аңа барыбер «вышка». Бу юлы инде чынлап та «вышка». М.Хәбибуллин |