ВЫРЫЛДА’У ф. «Выр-выр » иткән тавыш чыгару. Күктә вертолёт вырылдый. Ш.Бикчурин. Килә бу кош. Әй вырылдый үзе. Тәпиләре тәгәрмәч сыман. Ф.Кәрим

Вырылдап алу Берара, кыска вакыт вырылдау

Вырылдап җибәрү Кинәт вырылдый башлау

Вырылдап карау Бик нык вырылдау

Вырылдап кую Бер тапкыр, кыска гына вырылдаган тавыш чыгару

Вырылдап тору Бертуктаусыз вырылдау; еш вырылдау

Вырылдый башлау Вырылдарга тотыну

Вырылдый бирү Вырылдавын дәвам итү

Вырылдый төшү Тагын да ныграк вырылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә