ВЫ’МПЕЛ и. голл. 1) Очы, өчпочмаклап, икегә аерылган, озынча тар яки өчпочмак формасындагы кечкенә флаг (хәрби диңгез кораблендә аның кайсы илнеке икәнен күрсәтә торган билге ролен үти). Корабның вымпелын күргәч, күземә яшьләр килде: сагындырган икән туган як... Азат хатын 2) Нинди дә булса ярышта, бәйгедә җиңүчеләргә яисә, зур уңышка ирешеп, башкалардан алда баручыларга тапшырыла торган кечкенә флаг. Вагонга җыелышкач, удар айлыкта җиңеп чыкканнары өчен, бригадага күчмә вымпел тапшырылды. Р.Вәлиев. Безнең теплоходка күчмә вымпел тапшырачаклар. С.Сабиров. Былтыр да бер бишкөнлектә күчмә вымпелны үзендә тотты. Б.Камалов 3) Бер башына төсле озын тасма беркетелеп, эченә хатлар, газета-журналлар, посылка һ.б.ш. нәрсәләр салып, самолёттан җиргә ыргытыла торган тартма яки төргәк. – Вымпел!.. [Самолёт] Вымпел ташлады! – дип кычкырды Тамара, ни өчендер шатланып. Г.Мөхәммәтшин. – Вымпел түгел бу, – диде Пётр Петрович. – Берәр кирәкле әйбердер. Г.Мөхәммәтшин. Безгә ашыгырга кирәк, вымпелларны әзерләп бетерәсебез бар. Ватаным Татарстан 4) Өстенә рәсем ясалып яки язу язылып, берәр кая җибәрелә, ыргытыла торган, төрле формадагы металл кисәге. Айда вымпел күрерсең, дисәләр, һич ышанмас идем. Г.Бакиров |