ВЫЖЫЛДА’У ф. 1. 1) Нәрсәнең дә булса (очкыч, машина, бөҗәкләр һ.б.) һаваны кисеп, бик тиз хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә выжылдаган тавыш чыгару. Һәм шул мәлне, аз гына ачык калган ишектән бер шөпшә кереп, өзми-куймый выжылдарга кереште. М.Шаһимәрдән. Пулялар выжылдавы күбәйде. Х.Камалов. [Җилләр җыры] Илләр ашып, Карлар ташып Выжылдыйбыз: «Выж-ж-жжж!» М.Касыймов

2) к. выжлау. Туйдым бертуктаусыз выжылдавыңнан. Азат хатын

2. выжылдап рәв. мәгъ. 1) Бик зур тизлек белән хәрәкәт иткәндә, «выж-выж »га охшаш тавыш чыгарып. --- бераздан, выжылдап килеп, окоп кырыенда гына миналар шартлый башлый. Х.Камалов. Ул да түгел, куелык арасыннан күке кычкырганы ишетелә, колак төбеннән, выжылдап, төклетура уза. Р.Низамиев. Шәһәр читендәге тукталыш яныннан выжылдап үтеп барган машина, кинәт тизлеген киметеп, туктап калды, артка чигенде. Мәдәни җомга

2) Тиз генә. Шәвәли йорт саен керә, выжылдап чыгып йөгерә. М.Мәһдиев. Ирек кырыннан выжылдап китеп барды. Ф.Садриев

3) күч. сөйл. Ачуланып, әрләп

Выжылдап алу Берара, кыска вакыт выжылдау

Выжылдап җибәрү Кинәт выжылдый башлау

Выжылдап карау Бик нык выжылдау

Выжылдап кую Бер тапкыр, кыска гына выжылдаган тавыш чыгару

Выжылдап тору Бертуктаусыз выжылдау; еш выжылдау

Выжылдый башлау Выжылдарга тотыну

Выжылдый бирү Выжылдавын дәвам итү

Выжылдый төшү Тагын да ныграк выжылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә