ВЫЖЫЛДАТУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. выжылдау. Риза бүген көне буе ватык машинасын выжылдатты. Г.Гобәй 2) Ачулану, әрләү 2. выжылдатып рәв. мәгъ. 1) Зур тизлек белән, выжт итеп. Менә куәтле моторын выжылдатып кына тауга күтәрелеп килгән машина да күренә. Р.Фәизов. Шул сүзне генә көтеп торган диярсең – бүрекле кешенең велосипедка утыруы булды, выжылдатып, урман ягына китеп баруы булды. Ф.Шәфигуллин 2) Кыенлык күрмичә, җиңел генә. Башка чаңгычылар суга батып ятканда, мин аларны выжылдатып узып киттем. М.Сәлим Выжылдата башлау Выжылдатырга тотыну Выжылдата бирү Выжылдатуны дәвам итү Выжылдата төшү Тагын да бераз выжылдату Выжылдатып алу Берара, кыска вакыт, бермәл выжылдату Выжылдатып җибәрү Кинәт выжылдата башлау Выжылдатып карау 1) Бик нык выжылдату 2) Выжылдавын сынау Выжылдатып кую Кыска гына выжылдаган тавыш чыгару Выжылдатып тору Бертуктаусыз выжылдату; еш выжылдату |