ВЫЖЫЛДАВЫК и. Бик кызу бөтерелеп, выжылдап әйләнә торган балалар уенчыгы, бөтерчек; русчасы: юла, волчок . Алиягә выжылдавык алып биргәннән соң, ул бөтенләй дөньясын онытты – көне-төне шуның белән генә әвәрә килә. Р.Төхфәтуллин. Без, таш өйнең караңгырак почмагында выжылдавык уйнатып, «Без-без-без идек, без унике кыз идек» көенә әкрен генә такмаклап, күңел ачып утыра идек. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә