ВЫЖТУ ф. гади с. 1) Берәр җирдән тиз генә китү, әйтмичә-сорамыйча китү, качу . Әй, озак тормадым мин сездән соң, выжтым. М.Әмир 2) выжтыгыз! боерык ф. күпл. форм. Берәр җирдән, урыннан куып җибәрүне, тиз арада китүен таләп итүне белдерә. Габделмән, ачуланып, һәммә баланы куа: «Әйдә, выжтыгыз моннан!» М.Фәйзи. – Выжтыгыз барыгыз да тиз генә, бүтән күренәсе булмагыз, – дип сукранып калды Мәрфуга җиңгәй. Азат хатын |