ВЫ’ЖТ (ВЫ’ЖТ-ВЫЖТ) ИТҮ ф. 1) к. выжлау. Колак кырыеннан гына, выжт-выжт итеп, пулялар узганы ишетелә ---. Х.Камалов. «Выжт» иткән тавыш та чыкмады бит, ичмаса. Мәгърифәт 2) Бик тиз, зур тизлек белән хәрәкәт итү. Нәкъ үзебезнең ишегалды уртасына выжт итеп кенә очып төшәр идем. Р.Хафизова. Башка авылларда машиналар яңгырлы көннәрдә дә выжт итеп кенә үтеп китәләр. Г .Галиев 3) Тиз узып китү, вакыт узганы тоелмый калу. Менә, январьдан соң февраль генә кала, марты сизелми дә узып китә аның, аннан апрель «выжт» кына итә. Р.Мөхәммәдиев |