ВЫЖТ, ВЫЖЖТ, ВЫЖТ-ВЫЖТ иярт. 1. 1) к. выж , выж-выж (1.). Бүлмәнең ишеге ачылып-ябылып кына тора: выжт! шарт! выжт! шарт! М.Маликова. «Кожедуб» белән «Чкалов» [карусель самолётлары], тавышсыз-тынсыз, һаман әйләнәләр дә әйләнәләр. Выжт-выжт… Выжт-выжт!.. А.Гыйләҗев. Утыннар, кызларга тими генә выжт-выжт очып, җиргә барып төште. Ирек мәйданы

2) Зур тизлекне, хәрәкәтне белдерә. Яныбыздан выжт-выжт машиналар үтеп тора. А.Шамов. Өчәүләшеп, үзен тотарга дип йөгергән малайларны бар дип тә белмәде, араларыннан выжт кына үтә дә кире якка торып чаба иде. Р.Мөхәммәдиев

2. хәб. функ. 1) сөйл. Тиз генә уйлап яисә берәр кая җәһәт кенә җыенып, кинәт китеп бару; тиз генә кереп яисә чыгып китүне белдерә. Кыш көне чаңгы шуарга әйбәт. Абзар капкасын ачып куясың да – выжт!.. Г.Мөхәммәтшин

2) сөйл. күч. Нәрсәне дә булса тиз эшләү, җәһәтлек күрсәтү турында. Ярамыйга карамый, болар, икәүләп, Сәхәбетдингә тиясе капчык ярым урынына ике капчык бодай тутырып, үлчәүгә куеп кына алдылар да, выжт – олауга. Р.Мулланурова. Безнең заводларда һәр минут саен бер машина – выжт! – ясалып кына тора бит! Р.Төхфәтуллин

3) сөйл. күч. Акчаның, мал-мөлкәтнең, кыйммәтле әйберләрнең бик тиз тотылуы, сарыф булуы турында. Әле номерга кереп җитмәгән, ике сум егерме биш тиен – выжжт! Г.Тукай. Минем кесәдәге теге меңнәр шул килеш тора, дип беләсеңме әллә? Беренче көнне үк – выжжт. Юлдаш

4) гади с. Кемне дә булса куу. Сабур йортта үзе хуҗамыни, читән башындагы малайларны куа ук башлады: – Югалыгыз күздән, выжт хәзер үк! З.Зәйнуллин. Сугышырга ирек бирмәделәр: Выжт Минапны цехның тышына. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә