ВЫЖЛА’У ф. 1. Зур тизлек белән очканда, хәрәкәт иткәндә яисә берәр нәрсә эшләгәндә, һавада «выж-выж» иткән тавыш чыгару. Колак төбендә тыгыз, каты җил выжлады. Н.Фәттах 2. выжлап рәв. мәгъ. 1) Бик тиз; зур тизлек белән. Арырак Сестрорецк, Солнечное, Репино, Комарово, Зеленогорск кебек эреле-ваклы кала-салаларны машина выжлап кына үтте. Р.Кәрами. Балаң булса, ут булсын, выжлап очар ук булсын. З.Бәшир 2) «Выж-выж» иткән тавыш чыгарып. Шул чакта әлеге өчтән ишкән чыбык, кинәт, баш очыбыздан выжлап, берәрсенең сыртына барып төшә. Ә.Еники. Очты ул выжлап! Зыңгылдап җәя язылды. Яшен булып, язның сүзе күккә язылды... Зөлфәт 3) Җәһәт кенә, уйламыйча да. Шунда Гыймай сүзсез-нисез генә төште дә машинаның арт ягын күтәрде. Баткан җиреннән, машина выжлап чыгып китте. Ф.Яруллин. Бер сөмсезе шунда җыелган яңгыр суына выжлап килеп керде дә, янәсе, күп мыгырданып торма, Мәүлияне бензинлы түгәрәкләр уйнаган пычрак су белән коендырды. А.Юнысова 4) күч. Бик тиз; сизелмичә дә. Тормыш яныбыздан выжлап үтә, без, байтак, юлларыбыз читенә басып, аңа кул болгап кына утырабыз кебек... М.Зарипов 3. и. мәгъ. Бертуктамый сөйләнү, сукрану, тавыш-гауга. Җитәр! Хатын выжлавыннан гарык, язны көтә-көтә саташып беттем, көннәр җылына башлауга, аякны киенеп алдым, белеш-танышлардан сораштырып, ары-бире юргаларга тотындым. Р.Мостафин Выжлап алу Берара, кыска вакыт выжлау Выжлап җибәрү Кинәт выжлый башлау Выжлап йөрү Анда-монда, тирә-якта выжлау. Ташка әйләнгәндәй торам, көтәм, ләкин юк, ишетелми, тып-тын, бары тик җил генә әйләнеп, выжлап йөри. Ә.Еники Выжлап карау Бик нык выжлау Выжлап китү Кинәттән, ниндидер сәбәптән соң выжлый башлау Выжлап кую Бер генә тапкыр, кыска гына выжлау Выжлап тору Бертуктаусыз выжлау. Үзе әнә форточкадан миңа карап ыслап тора, нидер әйтеп выжлап тора. Р.Фәйзуллин Выжлап узу Зур тизлек белән, выжлаган тавыш чыгарып, яннан үтеп китү. Рәшидәнең хикәятен урамда әледән-әле выжлап узган машиналар тавышы күмә. С.Сөләйманова. Мин йөгердем. Мине арттан куып, Очлы ташлар выжлап уздылар. М.Җәлил Выжлый башлау Выжларга тотыну Выжлый бирү Выжлавын дәвам итү Выжлый төшү Тагын да ныграк выжлау |