ВЫЖЛАТУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. выжлау 2) күч. сөйл. Берәр төрле физик эшне тиз, җитез, оста башкару. Башта кулымны кисәрмен дип курка идем, хәзер у-у-у, выжлатам гына. Р.Батулла 3) күч. сөйл. Кош-корт, хайваннарны яки кешене куу; куып чыгару. Ачуымны китереп утырма. Хәзер выжлатырмын. А.Гыйләҗев. Хәерниса бүген соңга калып торды. Иң беренче эш итеп, тиз генә юынды, сыерны сауды да малларны көтүгә выжлатты. Б.Камалов 2. выжлатып рәв. мәгъ. 1) Бик тиз, кызу итеп. Үзең башкаларны выжлатып узып китү – бик күңелле икән ул! М.Әмир. Атның сыртына шарт-шорт төшкән чыбыркы тарантас тәгәрмәчен выжлатып әйләндерә. Ф.Кәрим. Әмма минем атлар, җан кисәкләрем, ят кешеләр икәнен сизеп, пошкырышып торып уң як читкә тайпылдылар да, выжлатып, теге юлбасарлар яныннан үтеп киттеләр. В.Нуруллин 2) Берәр нәрсәне бик зур тизлек белән хәрәкәткә китереп, ашыктырып, кызулатып. Менгән атың айгыр булса, Выжлатып чап, кайгырма!.. И.Туктар. Вакыт-вакыт аның [ишанның] хәтта сикереп торасы, тәбәнәк өстәлне тибеп очырасы, чалмасын сүтеп ыргытасы, ә бу «аңгыра сарыкларны» выжлатып куып чыгарасы да килеп китә. Ә.Еники. Ачуланып, өеннән чыгып киткән Рәмис машинасын выжлатып китеп барды. Татарстан яшьләре 3) к. выжлап ( 2 мәгъ.) . Көрмәнтәйгә җиткәч, машина туп-туры, выжлатып, авыл читендәге ялгыз кымыз өенә барып туктады. Ә.Еники Выжлата башлау Выжлатырга тотыну Выжлата бирү Выжлатуны дәвам итү Выжлата төшү Тагы да ныграк выжлату Выжлатып җибәрү Выжлата башлау. Галимә исә, тиз генә чишенеп ташлап, өйдәшләренең бердәнбер куанычы булган кечкенә генә җиз самавырга су салып, тиз генә выжлатып җибәрде дә, көянтә-чиләк алып, мастерскойга җылы суга чыгып китте. Т.Мөбарәков Выжлатып карау Бик нык выжлату; выжлавын сынау Выжлатып тору Бертуктаусыз выжлату |