ВЫ’Ж-ВЫЖАК, ВЫЖВЫЖАК и. иск. 1) Түгәрәкләнеп һәм кулларын артка яшереп идәнгә утырган балаларның, кулдан-кулга ишелгән сөлге йөртеп һәм уртадагы «тәкә» дип исемләнгән уенчыга, ул күрмәгәндә, тиз генә сугып алып, сөлгене кабат яшереп йөртүдән гыйбарәт борынгы уен. Тезелешеп утырып, выж-выжак, йөзек салыш, сукыр тәкә уйнаулар – бүгенгедәй күз алдымда... Казан утлары

2) Очыргыч, җыеп тартылган пружинаның киңәюе белән хәрәкәтләнә торган балалар уенчыгы. Очыргыч җибәрсә, аның очыргычы болытлар эчендә уйнаклап йөрергә тиеш; --- кәтүк агачын зырылдатып тартып әйләндергәч тә пырылдап очып киткән выжвыжагы иң ерак араны үтәргә тиеш. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә