ВЫЖ, ВЫ’Ж-ВЫЖ (ВЫ’Ж ДА ВЫЖ) иярт. 1. 1) Берәр нәрсә, зур тизлек белән, әле – бер, әле икенче якка хәрәкәт итүне белдерә. Юлда машиналар выж да выж! Э.Касыймов. – Үскәч мин шуфил булам, – ди малай. – Ту-ту, выж-выж... Ф.Яруллин. Ул да булмады, баш өстеннән, выж да выж, миннекләр оча башлады. Ш.Маннап 2) Бөҗәкләр канатлары белән һаваны ярып очканда чыгарган тавышны белдерә. Бал кортлары яшькелт сары юкә чәчәкләре арасында выж-выж бөтереләләр, кайвакыт, ачык тәрәзәдән өйгә дә керәләр. Ф.Яруллин. Түбәннән генә, выж да выж, май коңгызлары очып үтә. М.Шаһимәрдән 2. 1) хәб. функ. к. выжт , выжжт , выжт-выжт (2.). Әти иртәнге намазга бармый калмас. Мин шул арада – тагын «выж!» Г.Гобәй. Укытучы сүз әйтеп өлгергәнче, Илһам «выж» класстан. М.Әмир. Ә Маһир, матайны кулга төшерү белән үк, «выж» ындыр артына. М.Шаһимәрдән. Син барын да белешеп кайт та, көннәрдән беркөнне без «выж» чирәм җирләргә! А.Расих ◊ Выж, Галләм (Галиәхмәт) гади с. Эштән чыгарылу яки берәр кая китү, куу, мәгънәсендә кулланыла; моннан кит. Алайса, озакламый, Ифрат «выж, Галләм» икән, дип уйлады Баһави. А.Расих. Эчеп күзгә чалынса, шундук... выж, Галиәхмәт! А.Хәлим. « Выж, Галләм» бит мин хәзер, дүрт ягым – кыйбла. Казан утлары |