ВЫ’ВЕСКА и. рус 1) Оешма, ширкәт, кибет һ.б. исемен, эш төрен күрсәткән элмә язу, элмә такта. Әгәр алтын, көмеш, чуен медаль бирелә калса, пәрәмәччеләр Габделкадир Сәгъдиев, Мөхәммәтҗан Галиев вывескалары кеби, медальле вә пәрәмәч сурәте төшерелгән зур вывескалар ясатачаклар, имеш. Г.Тукай. Фәндилә, вывесканы, җил-давыллар куптара алмаслык итеп, кибет ишеге түбәсенә беркеттергәч, әлеге эшнең нәтиҗәсен көтә башлады. Г.Ахунов. Инде татар ягындагы кибетләр арасында йөрсәң, монда, әллә кайдан ук, татарча гына язылган зур-зур вывескалар күзеңә ташлана: фәлән ширкәт тә, төгән ширкәт... Ә.Еники 2) Берәр әйбер, кибет, оешма һ.б.ларны рекламалау максатында, баганаларга беркетелеп эленгән зур плакат (кәгазь, тукыма һәм башка төрле материалдан, утлар белән яктыртылып эшләнергә мөмкин). Шәһәр урамнары буйлап барабыз, баганалардагы аллы-гөлле вывескалар һәрберсе үзенә тарта, кызыктыра. Шәһри Казан. Энем яңа эшкә урнашты бит әле – реклам баганаларына вывескалар элеп йөри. Юлдаш 3) күч. Ялган исем, пәрдә, битлек. --- «Милли мәдәни мохтарият» вывескасы астында Идел-Урал штатын игълан итәргә маташа. Т.Гыйззәт |