ВЫ’БОРЩИК и. рус иск. Сайлау вакытында (сайлау турыдан-туры булмаганда) вәкил итеп җибәрелгән кеше. Тирече әфәнделәр, аю, маймыл, кәҗә, ишәкләрнең музыка уйнарга утырганнары төсле, үзара иске мунчага җыелып: «Әхмәтҗан абзый, син выборщик бул; юк, Мөхәммәтҗан абзый, син булчы, син – мәчет карты», – дип, төртешә-тартыша, берничә аксак-туксакларны выборщик тәгъйин иттеләр. Г.Тукай. Думага выборщик сайлау тугрысында да җитәрлек эшләр эшләдегез. Ш.Мөхәммәдев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә