ВУНДЕРКИНД и. нем. 1. 1) Үз яшендәгеләргә хас булмаган акылга, сәләткә ия бала. Вундеркиндлар турында махсус фильм караганнан бирле, күңелен гел бер сорау борчый әле Гадиләнең. Мәгърифәт

2) сөйл. Башкалардан аермалы буларак, ниндидер сәләткә, өстенлеккә ия булучы; бик акыллы, белемле. --- район мәктәпләренә чыгып, шигырь язучы «вундеркинд»ларның исемлекләрен алып кайтабыз. Р.Әхмәтҗанов. Вундеркиндлар булып тумадык без, Дәү абыйлар гафу итсеннәр. Х.Туфан

2. с. мәгъ. Югары сәләткә ия булган; аеруча талантлы, белемле. Матур табигатьле Түбән Симет авылына, җәй саен, Казаннан вундеркинд малай Рөстәм кайтып ял итә торган була. Т.Нәҗмиев. Вундеркинд балалар белән махсус методика буенча шөгыльләнә торган мәктәпләр, үзәкләр ачыла башлады. Мәгариф



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә