ВУЛЬГАРЧЫЛЫК и. Нәрсәне дә булса мәгънәсе бозылырлык, үзгәрерлек дәрәҗәдә тупас гадиләштерү күренеше. Шул рәвешле, халык мәкальләрен ликвидацияләүгә чакырулар, Марр теориясе нигезендә, аерым «сыйнфый» сүзләр эзләп, шуларга бәйләнү, вульгарчылык, схематизм һәм шул ук феодализм чорының калдыгы булган догмачылык, нәкылчелек, тәкълитчелек булып, бу чирләр белән, мәкальләрдән бигрәк, ул иптәшләр үзләре чирләгән булулары аңлашыла. Н.Исәнбәт. Вульгарчылыкның әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясавы – бүген генә мәгълүм булган хакыйкать түгел. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә