ВУЛЬГАРЛЫК и. Тупаслык, әдәпсезлек, оятсызлык. Үз-үзеңне табигый иркен тоту белән тупас әдәпсезлеккә якын вульгарлык арасын кем сизә, кем сизми, дигәндәй, шул чикне Рушан сизә-тоя, ә Валентина үзе чамалап бетерми иде, ахрысы. Р.Мирхәйдәров. Сөйләшүендә үк вульгарлык ярылып ята ул иптәшнең. Казан утлары. Үз кыланышларыңның нинди зур вульгарлык булуын үзең дә аңламыйсың бугай шул син. Юлдаш |