ВУЛЬГАРЛАШТЫРУ ф. Берәр нәрсәне мәгънәсе бозылырлык, үзгәрерлек дәрәҗәдә тупас гадиләштерү. Шигъри фикерне, кичерешне аның чынбарлыктагы, көнкүрештәге сынына тиңләү лириканың катлаулы табигатен тарайтып, хәтта вульгарлаштырып аңлауга да юл калдырды. Т.Галиуллин. --- күрәсеңме, син ничек вульгарлаштырасың мәсьәләне! А.Расих. Безнең абый, шулай, бөтен нәрсәне вульгарлаштырырга ярата ул. Казан утлары Вульгарлаштыра бару Торган саен күбрәк вульгарлаштыру. Син сөйләмеңне торган саен вульгарлаштыра барасың. Х.Хәйри Вульгарлаштырып бетерү Тәмам вульгарлаштыру |