ВУЛЬГАР с. кит. 1. 1) Зәвыксыз, чама хисе булмаган, мәгънәсез. Кунак кызы бик вульгар булып чыкты. Казан утлары. Матур түгел, яисә, кеше ни әйтер, дип тормый хәзерге яшьләр, чамадан тыш вульгар киемнәр сайлый. Сөембикә

2) Тупас, дорфа; оятсыз, әдәпсез . Кызның сөйләмендә вульгар сүзләр күп. М.Мәһдиев. М.Мәһдиевнең дә чамадан уза төшкән вульгар урыннары бар. Казан утлары

3) Мәгънәсе бозылырлык, үзгәрерлек дәрәҗәдә яки тупас итеп гадиләштерелгән. Вульгар материализм

2. рәв. мәгъ. Әдәпсез, тупас. Ләкин Рушан, авыз ачып, аңа: «Син үзеңне артык әдәпсез, артык вульгар тотасың», – дип әйтә алмады. Р.Мирхәйдәров. Үзен әллә кемгә куйган һәм, вульгар сөйләшеп, ачуын китергән бу егет кисәген баштан ук кабул итә алмады Әдилә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә