ВУЛКАНИЗА’ТОР и. рус тех. 1) Велосипед, автомобиль һ.б.ларның резина камераларын, тәгәрмәч покрышкаларын төзәткәндә, җылытып ябыштыру, вулканизация ясау җайланмасы. Алексей Семёнович, сез – яңа кеше, белмисездер әле: шин заводын сафка бастырганда да вулканизаторлар өчен кирәкле прессформаны Фоат Шәйхелмәрданов ясады бит. Казан утлары

2) к. вулканлаштыручы. Марат, абыйсы янына, вулканизатор булып эшкә урнашты. Юлдаш

3) Вак каучук материалларын вулканлаштырганда кулланыла торган металл мичкә

4) Каучук белән кушылганда резина хасил итә торган матдә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә