ВУЛКАН и. лат. 1) Түбәсендәге кратерыннан, вакыт-вакыт, эрегән кайнар лава, газ, тау токымнары һәм көл атылып чыга торган конус сыман тау; янар тау. Ассаб порты вулкан кратерыннан агып чыккан каткан магма өстендә утыра. М.Юныс. Академик Валерий Алексеевич Легасов Чернобыль авариясен иң хәтәр, иң зур вулканнар ату белән чагыштыра, кешелек тарихына мәңгегә кереп калачак фаҗига, дип атый. М.Хәсәнов. --- хәрәкәттәге вулкан сыман, тау-тау порода сыртлары болытларга ак төтен бөрки. Ә.Галиев. Вулкан җанлангач, шәһәрдә яшәүче 4,5 мең кеше тиз арада эвакуацияләнгән. Мәдәни җомга

2) күч. Күңелдәге тынычсызлык, бәргәләнү; нык дулкынланганлык, хисләргә бирелүчәнлек. Йосыф Гөлчәчәк белән янәшә атлый, йөрәгендә – вулкан, тыеп торыр хәл юк. И.Сираҗи. Мин күз алдына китерәм инде, хисләр колы Сара апа белән хисләр вулканы Мостафа агайның бу хикмәтне күргәч нинди халәткә килгәннәрен. М.Мәһдиев. Эчендә вулканнар кайнады, таулар тетрәде. Ф.Яруллин

3) күч. сөйл. Вакыйгалар үзәге; җаваплылык, активлык таләп итә торган иҗтимагый тормыш. Үзләре бернинди эштә башлап йөрмәсләр, «вулкан»ның үзәгеннән читтә торырлар, үзләре исә, кеше ясаган хатадан күз ачып йомганчы гыйбрәт чыгарып, аны берәр әйтем-мәкальгә калыплаштырып куярлар. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә