ВУЗДАШ и. сөйл. сир. 1) Бер үк югары уку йортында белем алучылар. Мин күрше кызы белән вуздаш булып чыктым бит әле: икебез дә педагогика институтында укыйбыз. Юлдаш 2) Бер югары уку йортын тәмамлаучылар. Тиздән вуздашлар белән очрашачакбыз. Г.Минский. Вуздашлар белән очрашканнан соң, яшьлек хатирәләрем кузгалды. М.Гали |