ВУАЛЬ и. фр. 1) Үтә күренмәле җиңел тукыма. Днепр өстеннән, әкрен генә, беленер-беленмәс кенә булып, нечкә вуаль шикелле үтәли күренә торган җиңел томан күтәрелә иде. А.Шамов. Вуальдән бер күлмәк тектерергә хыялланам, тик тегүчемнең генә һаман вакыты тыгыз. Казан утлары 2) Хатын-кыз баш киеменә, гадәттә эшләпәгә, беркетелеп, бераз битне капларлык итеп төшерелә торган, үтә күренмәле юка тукыма яки челтәр. Хатынның йөзе ачык күренми, аны вуаль каплаган иде. Г.Галиев. Туташ киң читле эшләпәсенә беркетелгән вуальне бер якка таба ачып җибәрде. Г.Ибраһимов 3) Фото- яисә киноплёнкада сурәтнең сыйфатын бозып торган, каралган, тапланган урыны. Ничек мин башта ук негативтагы вуальгә игътибар итмәгәнмен – үзем дә шаккатам. Юлдаш |