ВРАЧЛЫК и. сөйл. 1) Врач һөнәре; табиблык. Хәдичә, озак уйлаганнан соң, врачлыкка укырга карар кылды. Г.Бәширов. Чакыру кәгазеңне күрсәт, эшеңне тапшыр, фанер чемоданыңны ал да, бар, врачлыкка укый бир! М.Рафиков. Себергә барып урнашкан елларда, Гөлүсә, хат аша, Газиның врачлыкка укырга китүе турында ишетә. М.Хәсәнов

2) Дәвалау эше. Аның куллары врачлыкка бик ятып тора. А.Шамов. Врачлык эшен өр-яңа ысул белән башлау Уразаевага булган игътибарны арттырды. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә