ВРАЧ и. рус Югары медицина белеме алып, авыруларны дәвалау белән шөгыльләнүче кеше; табиб. Врачлар – антка тугрылыклы халык, авыруның үзенә тормыш вәгъдә итәләр. Ә.Галиев. Бүгеннән ул – врач, кешеләр аңа өмет һәм ышаныч белән текәләчәкләр. М.Маликова. Врач бит ул шәм төсле: үзе яна, яктысын авыруларга бирә. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә