ВӨҖҮД и. гар. кит. 1) Яшәеш, тормыш, барлык. Аның бар вөҗүден Кадыйрга бәйле уйлар-истәлекләр биләгән иде. К.Тимбикова 2) Рухи халәт, күңел. Ул, яшьләр арасында иң сөекле, иң игътибарлы бер яшь буын булып, үзенең вөҗүде, хәрәкәтләре вә киңәшләре белән, яшьләр хәрәкәтенә рух биреп тора иде. Р.Ишморат. Каршыбызда, коточкыч сугыш афәтенең ни-нәрсә икәнен миләребезгә, вөҗүдебезгә сеңдерергә теләгәндәй, бу сугышның тере шаһиты басып тора иде. Шәһри Казан |