ВӨҖДАНСЫЗ с. 1. Вөҗданы булмаган, оят белмәгән; намуссыз. Вөҗдансыз ул. Үзенең шәхси даны өчен, фабриканы да, мине дә, безнең барыбызны да алдарга әзер икән. Р.Ишморат 2. и. мәгъ. Шундый сыйфатларга ия кеше. Болар бит – шәкертләрнең өйләренә язган хатлары. Сез аларны, җибәртмичә, тотып каласыз? Оялмыйсызмы вөҗданыгыздан? Вөҗдансызлар! С.Рәмиев |