ВӨҖДАН и. гар. Аллаһ алдында, әйләнә-тирәдәге кешеләр, җәмгыять алдында үз эшләрең, үз-үзеңне тотышың өчен әхлакый җаваплылык хисе. Ничә еллар буе Суфияның вөҗданын газаплап торучы сораулар һәм күп нокталар урынына ныклы нокта куелды. С.Сөләйманова. Тәкъдир Ананың балалары алдына зур сынау әзерләп куйган, бу – аларның кешелеклелеген, намусын һәм вөҗданын сынау. Сөембикә ◊ Вөҗдан газабы Үзеңне гаепле дип санап җәфалану, борчылу, тынычсызлану, газаплану хисе. Кайчаннардан бирле вөҗдан газабы кичерәм. Үз вакытында хатамны төзәтсәм, болай булмас иде. Ф.Әмирхан. Вөҗданга көч килү Берәр ярамаган эш өчен уңайсызлану хисе кичерү. Яныңа барып, сабырлыгыңны, мәрхәмәтлелегеңне күрүгә, телем аңкавыма ябышты, вөҗданыма көч килде. А.Чехов |