ВОЯЖЁР и. фр. иск. Сәяхәтче, илгизәр, турист. Иптәш белән Троицкида вәгъдә куешкан тройкалы ике немец вояжёры безне урманда туктап көтәләр икән. Г.Тукай. Урамнар купецлар, банкирлар, фабрикантлар, вояжёрлар, алып-сатарлар, исерекләр, караклар, аферистлар, авантюристлар, фахишәләр белән тулган. К.Тинчурин. Синең шикелле вояжёр әллә кайларга да барып җитәр әле. Казан утлары |