ВОҺ ы. Нәрсәнең дә булса бик әйбәт, шәп икәнлеген аңлатып, мактау сүзе буларак кулланыла. – Воһ! – диде Карл Фёдорович, хатынына борылып. М.Гали. – Воһ! – диде ул, болар янына килеп җитүгә, уң кулының баш бармагын күрсәтеп. – Сембер ярминкәсендә дә сирәк очрый андый чабышкылар. М.Гали. Яңа күлмәк киеп чыккан Сәриясен күргәч, Вафа бөтенләй телсез калгандай булды, бармагы белән «Воһ, шәп!» дигәнне аңлаткан ишарә ясады да кадерлесен күтәреп алды. Сөембикә |