ВОССТА’НИЕЧЕ и. Восстаниедә катнашучы кеше; фетнәче. Ниятләре ачылган восстаниечеләр авылга һөҗүм итәргә мәҗбүр булалар, ләкин җиңеләләр. Җ.Рәхимов. Аны [Аит Уразмәтовны], Ефим Попов, Йосыф Енгалычев белән берлектә, восстаниече крәстияннәрнең башлыклары буларак, башта – Чирмешәннән Кичуй креспостена, аннан Казанга Яшерен комиссия хөкеменә җибәрәләр. М.Гайнетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә