ВОЛЮНТАРИЗМ и. лат. 1) филос. Объектив закончалыкларны һәм зарурилыкны инкяр итеп, җәмгыять һәм табигать үсешендә бары кеше ихтыяры гына хәлиткеч роль уйный, дип санаган фәлсәфи концепция. Субъектив идеалистлар, кешенең иреклелеген, объектив шартлардан аерып, бар нәрсәдән бәйсез, дип карыйлар. --- Аның теоретик нигезләрен XIX гасырда немец галимнәре Шопенһауэр, Вагнер, Ницше һ.б. төзергә тырышалар. Философия фәнендә ул агым «волюнтаризм» дип атала. К.Гыйззәтов. Сталинның явызлыгы, волюнтаризм шаукымы, торгынлык еллары галәмәте бер татар халкына гына кагылмады. Т.Миңнуллин

2) психол. Психик халәттә бары тик ихтыяр көчен генә хәлиткеч фактор дип санауга нигезләнгән караш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә