ВОЛЬФРАМ и. нем. хим. Көмешсыман төстәге авыр эрүчән металл; химик элемент. Рентген көпшәсенең антикатоды вольфрамнан эшләнгән булса, вольфрам атомының М-катламыннан L-катламына электрон күчкәндә, дулкын озынлыгы λ = 0,143 нм лы рентген нурлары барлыкка килә. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. Вольфрам электр лампочкаларының кыздыргыч җепселләрен ясаганда файдаланыла |