ВО’ЛОСТЬ и. рус тар. 1) Патша Россиясендә һәм элеккеге Советлар Союзында, 1929 – 1930 елларга кадәр, өяз составына кергән кечерәк административ-территориаль берәмлек, олыс. Волость советына чакырып, кәгазь килде. Син кайтканны көтеп, бармыйча тордым. И.Гази. Сугышлар һәм канлы бәрелешләр волостьның башка авылларында да, бигрәк тә Нәҗәрдә, Мордвада һәм Балтачта була. Җ.Рәхимов. Игеннәрне, җыйнап, амбарларга да тутыра алмадылар, барча волостьларны махсус чапкын айкап чыкты. В.Имамов 2) Шул идарә урнашкан авыл; волость үзәге. Комсомолның волость комитетына сайлап куйдылар. М.Әмир |