ВОЛЕЙБОЛ и. ингл. спорт Тартып куелган ятьмә аша бер командадан икенче командага кул белән туп ыргытып уйный торган спорт төре. Ул шәһәрнең һәрбер йорты шул кадәрле дәү иде ки, әгәр аларның бер тәрәзәсен генә алып җиргә салсаң да, без аның өстендә волейбол уйный алыр идек. Р.Фәизов. Кызлар-егетләр волейбол суга, баскетбол, футбол уйнаучылар да бар. Р.Кәрами. Киң эрудицияле һәм тирән белемле генә түгел, волейбол командасындагы иң җитез спортчы булуы белән дә, ул студентлар дөньясының авырлык үзәге иде. Ә.Дусайлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә