ВОКЗАЛ и. ингл. Тимер юл, автобус станцияләрендә яки пристаньда юлчылар өчен билгеләнгән бина. Мин вокзал идәнендә төн кичергәндә, бәрәңге басуларына кырау төшкән иде. М.Мәһдиев. Казан вокзалына аларны Маресьевның машинасында секретарь кыз китерде. М.Мәһдиев. Вокзал, андагы ыгы-зыгы Идрискә тагын бер кат Диләне, аерылышуны хәтерләтеп, йөрәген авырттырып алды. А.Гыйләҗев |