ВОКАЛИСТ и. рус 1) Вокаль сәнгате буенча белгеч, җырчының тавышын куючы, үстерүче белгеч. Безне татар теле, әдәбияты буенча мәшһүр Латыйф Җәләй, сөйләү техникасы һәм сүз осталыгына Луиза апа Салиәскәрова (Х.Туфан хатыны), атаклы вокалист Федор Витт укыта иде. Г.Әхмәтҗанов 2) Тавыш мөмкинлекләреннән оста файдаланучы (файдалана белүче) җырчы. Франциядә Тулуза шәһәрендә узган вокалистлар арасында халыкара конкурста Казан дәүләт опера һәм балет театры солисты M. Казаков төп призга ия булды. Ватаным Татарстан |