ВОЖА’ТЫЙ и. рус 1) тар. Совет чорында мәктәптә, пионер лагерында, балалар йортында пионер отряды яки дружинасы җитәкчесе. – Мин сезгә менә нәкъ шул заманнардан калган бер риваятьне сөйләп бирмәкче булам, – диде бабай, һәм без, зур учакны түгәрәкләп утырган малайлар һәм кызлар, вожатый апалар да, шып булдык. Р.Фәизов. Әле ул сөйләп туктагач та, зур учакны түгәрәкләп утырган пионерлар, вожатыйлар, лагерь хезмәткәрләре шактый вакыт сүзсез, тирән тынлык саклап утырдылар. Р.Фәизов

2) Башлап йөрүче, алдан баручы, әйдаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә