ВОЕВО’ДА и. рус 1) тар. Борынгы Русьта гаскәр башлыгы, шулай ук XVI – XVIII гасырларда шәһәр яки өлкә идарәчесе. Патша Указы дигәннәре хактыр, шәят. Югыйсә, воевода аны юкка-барга бимазаламый торган иде. В.Имамов. Воеводаларның тәкъдиме буенча, дары запасына су сибеп боздырган, кальга диварларындагы кайбер тупларны Зөя каласына җибәргән, дигән мәгълүматлар бар. С.Алишев

2) Польшада воеводалык ( 2 мәгъ.) башлыгы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә