ВОДОРОД и. рус Кислород белән кушылып, су ясый торган җиңел газ, химик элемент. Ул зонт-шарларга һавага караганда җиңелрәк булган водород газы тутырыла. Х.Курбатов . Cy ике атомлы водородтан һәм бер атомлы кислородтан тора. К.Гыйззәтов. Водород белән кислород, су хасил иткәндә, бер-берсенә тәэсир итеп, шулкадәр үзгәрәләр – водород яну үзлеген югалта, ә кислород януга ярдәм итми башлый; су кислородның да, водородның да үзлекләренә ия түгел. Органик химия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә