ВОДОКА’ЧКА и. рус Су суырткыч насослар урнаштырылган махсус бина. Тиздән, кыя таш кебек биек водокачка турыннан үтеп бераз баргач, Юдино посёлогына күренеш ачыла. С.Сабиров. Юл кырыенда, биек булып, буынтыклы водокачка сөрәеп утыра. Г.Бәширов. Игеннәребез дә ярыйсы, яшелчә бакчабыз дә үсә, водокачкабыз да шаулаттырып су җибәрә. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә