ВОДЕВИЛЬ и. фр. 1) иск. Элекке Франциядә Нормандиядәге үзән исеменнән: беренче тапкыр XV гасырда барлыкка килгән сәхнә сәнгате жанры буларак, феодаллардан көлә торган сатирик эчтәлектәге халык җырлары

2) Диалоглары шаян җырлар белән чиратлашып килә торган, гадәттә бер-ике пәрдәдән торган комедия. Бу спектакльне, беләсең килсә, әкият итеп, водевиль итеп куярга кирәк иде. Җыр-такмак белән, уйнап-биеп кенә. М.Маликова. Җомга көн кич белән Шәрекъ клубында Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның бенефисы булып, Г.Исхакыйның «Алдым-бирдем» әсәре илә «Кызлар шулай кызык итәләр» (Г.Атави) исемле бер пәрдәлек водевиль тамашага куелды. «Йолдыз» газетасы. Соңгы вакытта театрларда водевильләр куелмый. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә