ВЛАСТЬЛЫ с. 1. Властька ( 4 мәгъ.), власть көченә ия булган. Фәрит һәрвакыт, сөйләгәндә, үзенең властьлы булуына ишарә ясый. Казан утлары. Бабагызның властьлы вакытлары үтте шул. Сөембикә 2. рәв. мәгъ. Властька ия булуын күрсәтеп, белгертеп. [Зәйнаговның] Йөзе бик дәһшәтле һәм властьлы иде. Х.Камалов. – Авыз өчен баш җавап бирә! – диде, ныклы һәм властьлы итеп. Казан утлары |