ВЛАСТЬ и. рус 1) Дәүләт белән идарә итү хокукы, сәяси хакимлек. – Безгә халык власте, демократия власте, учредительное собрание кирәк, – дип, сүзен тәмамлады Мөхтәр. Ш.Камал 2) Дәүләт идарәсе органнары, хөкүмәт. Берни дә әйтә алмыйм, чөнки хәзер илдә закон да, власть та юк. Т.Гыйззәт. Власть өчен көрәшкәндә, эш ташлауны корал итүчеләргә дә камчы куркынычы юк түгел. Ш.Камал. --- демократия урынына ярым демократик, ярым бюрократик, авторитар бер власть алмабызмы икән? Ә.Еники 3) Башкалар өстеннән хакимлек итәргә, боерыклар бирергә хокук һәм мөмкинлек; җитәкчелек итү хокукы. Власть үзебезнеке була торып, шушы егетләргә мыскыл иттереп торабызмы инде шулай? М.Фәйзи. Өйдә власть минем үз кулымда. И.Гази. Кай арада бу арык кыз аның өстеннән власть алды соң әле? М.Маликова 4) властьлар күпл. Дәүләт башындагы кешеләр; администрация; түрәләр. Бу эшләрне властьларга хәбәр итәргә кирәк. Г.Ибраһимов. Мәсьәләне властьлар гына хәл итә алачак. Ш.Камал. Робертның кем икәнлеген инглиз властьлары, һичьюгы редакция хезмәткәрләре сизеп калмасын өчен, аны берәү дә эзләргә тиеш түгел. Г.Хисамов ◊ Властька кайту Властьны яңадан алу |