ВКЛА’ДЫШ и. рус 1) Китап, журнал, газета эченә салынган махсус кәгазь, өстәмә бит. Китап эченә куйган вкладышымны тагын төшергәнмен. М.Мәһдиев. Теләгәннәргә – Татарстан һәм Россия гражданлыклары, һичшиксез, аерым графаларда күрсәтелгән, «милләт» графасы булган паспорт. Вкладыш турында сүз дә булырга тиеш түгел. Т.Миңнуллин 2) тех. Берәр механизм, җайланма эченә куела торган деталь. Машинаның алыштырасы вкладышларын куярга гаражыгызда чокыр да юк. Ф.Яруллин |