ВИТРИ’НА и. фр. 1) Кибетләрдә сатуда булган төрле товарларны күрсәтү максатында, махсус җиһазландырылган тәрәзә. Безнең дамалар витриналарга гына карап уза башладылар. С.Сөләйманова. Шуңа күрә Урам әле – безнең «Мәктәбебез», Витриналар – безнең «Әлифба». Х.Туфан 2) Күргәзмә экспонатлар тезеп куела торган пыяла шкаф яки тартма. Витриналарның берсендә Руфия дәфтәр битләренә ябыштырылган иске почта маркалары күргәч, филателия белән мавыгучы күрше малаен сөендерергә уйлады. С.Сөләйманова. Җиңел ак өстәлләр бер-берсеннән гөлләр белән аерылган, бар витринасы бәллүр вазалардагы җиләк-җимеш --- белән күз явын алып тора иде. Т.Әйди 3) Яңа газеталар, белдерүләр элеп яки ябыштырып куя торган махсус такта. Әйләнмәле витринада – кичә уйналган спектакльгә афиша. Н.Исәнбәт. Почмактагы гәзит-журнал киоскысы янында бүгенге гәзитләр ябыштырылган озын витрина тора иде. А.Тимергалин |