ВИТРАЖ и. фр. Төсле пыялалардан ясалган бизәк яки картина (тәрәзә, ишек һ.б. әйберләрдә). Чиркәү тәрәзәләренең зурлыгына исең китәрлек. Тоташ витражлар. М.Әмирханов. Гаять зур тәрәзәләрне астан өскә кадәр витражлар – үтә күренмәле төсле пыяла кисәкләреннән эшләнеп, бөгелгән кургаш кыршау белән беркетелгән картиналар һәм бизәкләр тутырып тора. Урта гасырлар тарихы |