ВИТАМИН и. лат. 1) Организмның эшчәнлеген, нормаль үсүен тәэмин итү өчен кирәк булган төрле химик составлы органик матдәләр. Кәбестәдә инде ул витамин! Р.Батулла . Ул [Маштаков] кайсы ашамлыкта күпме калория, күпме витамин һәм никадәр файдалы матдә булуын өйрәнә. М.Юныс. Тутыкмый торган корыч пычак яшелчә һәм җиләк-җимештәге витаминнарны таркатмый, лимон суыннан каралмый. Өегез ямьле булсын . Шифалы кайнатмалар һәм төнәтмәләр әзерләү өчен, үги ана яфраклары кулланыла. Чөнки аларда С витамины, --- мөһим микроэлементлар күп тупланган. Табигать даруханәсе

2) Шул матдәләрне үз эченә алган препарат. Бүгеннән башлап, шәфкать туташы сезгә магнезия белән витамин кадый башлар. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә