ВИСКО’ЗА и. лат. 1. 1) Целлюлозадан җитештерелгән ясалма ефәк, целлофан җитештерүдә кулланыла торган куе, сузылучан матдә. [Кукуруза] Сабагы һәм яфракларыннан кәгазь, линолеум, вискоза, ясалма бөке ясыйлар. Л.Мәүлүдова

2) Ясалма ефәк

2. с. мәгъ. Шундый матдәдән эшләнгән, шундый матдәдән ясалган. Вискоза ефәкне мамык тукыманы манган кебек үк маналар, ләкин әйберне салкын эремәгә салалар һәм, акрынлап җылытып, кайнатып чыгаралар. Өегез ямьле булсын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә